Татарстанда ришвәт алган Һиндстан табибын тоткарлаганнар

Чүпрәле районында 48 яшьлек травматолог Сингх Раджеш Кумарны ришвәт алуда гаеплиләр. Бу хакта Шәһри Чаллы яза.  

Район суды матбугат хезмәте белдерүенчә, табиб инвалидлык документы ясау өчен пациентыннан 8 мең сум акча ала. Соңыннан әлеге хатын-кыз тагын 40 мең сум тапшырырга тиеш була. Әмма җитешми. Кумарны кулга алалар. Чүпрәле районы суды аңа өй аресты билгели. Табиб адвокаты карар белән килешмичә, ТР Югары судына шикаять белән чыга.

Югары суд эшне яңадан карауга җибәрде.

Сингх Раджеш Кумар тумышы белән Һиндстаннан. Россиягә 1991 елда килгән. Казан ординатурасында белем алган. Чуашстан республикасында һәм Ульяновскта эшләгән. 2008 елдан Чүпрәле районы үзәк хастаханәсендә хезмәт куйган.


Фикер өстәү