Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре Яшел Үзәндә, төнлә шыпырт кына бер фатирга кереп, хуҗалары йоклап яткан чагында әйбер урлап чыгарга маташкан ир-атны тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” Росгвардиянең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Росгвардиячеләр килеп җиткәнче, фатир хуҗасы угрыны җибәрмичә тора алган. Ир-ат әйтүенчә, алар сеңлесе белән төрле бүлмәләрдә йоклап ятканда, ишеккә ачкыч яратып, угры килеп кергән. Коридорда ук хатын-кыз сумкасын култык астына кыстырып, сеңлесе бүлмәсенә килеп кергән һәм йоклап ятучы туташның муеныннан алтын чылбырын салдырып алмакчы булган.
21 яшьлек туташ шундук уянып киткән һәм, куркуыннан ачыргаланып, абыйсын ярдәмгә чакырган. Фатир хуҗасы росгвардиячеләр килгәнче угрыны җибәрмичә тора алган.
33 яшьлек угрыны полициянең дежур бүлегенә китергәннәр. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat