Башкалада юлларны тәртиптә тоту белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев әйтте.
– Хезмәт хакларының түбән булуы аркасында мәсьәләне тулысынча хәл итеп бетереп булмый. Юлларны тәртиптә тотуда эшчеләр җитмәү сәбәпле, аларны кышкы чорда эш кимегән урыннардан да җәлеп итәбез. Сменалап эшләргә туры килә. Кышкы режимга күчкәч, хезмәт хаклары да бераз арта, билгеле. Төнлә һәм ялларда да эшләүне исәпкә алып, юлларны тәртиптә тотучылар уртача – 47, машина йөртүчеләр – 80 мең сум хезмәт хакы алачак, – диде Игорь Куляжев.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat