Аналар һәм балаларга ярдәм итү, демографик вазгыятьне яхшырту – Россиянең төп өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Президент Владимир Путин Аналар көненә багышланган концертта шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, гаиләләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту да илнең төп бурычларыннан берсе булып тора, чөнки шәхес, кешенең дөньяга карашы, рухи сыйфатлары һәм башка кыйммәтләре гаиләдә формалаша башлый. Шуңа күрә нәкъ менә гаилә – нигезләрнең-нигезе, дип басым ясап әйткән Путин.
Югарыда телгә алып үтелгән “Герой – ана” исемендәге концерт Кремль сараенда уздырылган. Чарага 6 меңгә якын ана чакырылган. Бәйрәмдә төрле бәйгеләр үткәрелгән, җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылган.
Исегезгә төшерәдбез: Россиядә Аналар көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 26 ноябрьгә туры килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat