Депутатлар патриотик тәрбия турындагы закон проектын кабул итте

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында»гы закон проектын икенче укылышта һәм тулысынча кабул иттеләр.

Билгеле булганча, әлеге закон проекты моңа кадәр узган утырышта да, комитетта сөйләшүләр барышында да шактый фикерләр уяткан иде. Шул исәптән, депутатлар документта “патриотизм” төшенчәсенә тәгаен аңлатма бирелмәвен әйтте.

– “Ватан”, “патриотизм” кебек төшенчәләр гомуми кабул ителгән. Аларга өстәмә рәвештә аңлатма бирергә кирәкми, – диде сөйләшү барышында парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү