Сулыкларны саклау һәм савыктыру буенча Татарстан тәҗрибәсе өйрәнәләр

Казанда сулыкларны саклау һәм савыктыру буенча семинар уза.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Татарстанга Россия вице- премьеры Виктория Абрамченко килгән иде. Ул күп кенә экология проектларының үтәлеше белән танышты. Шуннан соң башка төбәкләргә дә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә кушкан.

Биредә Россиянең 16 төбәгеннән белгечләр катнаша.

— «Иделне савыктыру» федераль проекты 2019 елда башланды. 2024 елда ул тәмамлана. Әмма Иделне кайгыртучы башка проект барлыкка киләчәк, — ди Россия Табигать һәм экология министры урынбасары Павел Барышев.

Семинарда биологик чистарту корылмалары хакында да сөйләштеләр.Башка төбәкләргә Татарстан тәҗрибәсен күрсәтмәкчеләр. Семинарда катнашучылар ләм басуларын барып күрәчәкләр.
«Иделне Савыктыру» федераль проекты кысаларында

15 төбәктә 93 биологик чистарту корылмасы төзелгән.

Гөлгенә Шиһапова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү