Галимнәр йокысызлыктан ничек арынырга икәнен аңлаттылар

Британия галимнәренең яңа тикшеренүе нигезендә, егерме минутлык күнегүләр баш мие өчен йокысызлыкның нәтиҗәләрен йомшартырга ярдәм итә ала, дип хәбәр итә «Ридлайф. Ру».

Бу когнитив функцияләрнең начараюында, начар эмоциональ халәттә һәм башка симптомнарда чагылырга мөмкин. Галимнәр 24 кеше катнашында ике эксперимент уздырган, һәм икесе дә физик активлык йокысызлыктан һәм гипоксиядән соң баш мие эшчәнлеген шактый яхшырта алуын күрсәткән.

Галимнәр раславынча, бу ачыш даими йокы яки кислород җитмәүдән интегүчеләр өчен мөһим булырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү