Татарстанда халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең бердәм социаль стандарты булдырылачак. ТР Хөкүмәте карарының тиешле проекты республиканың Транспорт министрлыгында эшләнде.
Документ нигезендә пассажирлар йөртү сыйфатын якынлык һәм тукталышларның һәркем файдалана алырлык булуы, йөрү бәясе, расписаниенең үтәлеше, комфортлылык, акчасыз түләү мөмкинлеге, экологиялелек кебек критерийлар буенча бәяләячәкләр.
Яңа маршрутларны планлаштырганда, контрактларны төзегәндә һәм үтәгәндә транспорт өлкәсен бәяләячәкләр. Яңалыклар киләсе елның мартыннан кулланылыр дип планлаштырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat