Лаеш районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналары белән очрашты

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов махсус операциядә катнашучыларның әниләре янына барып, улларыннан котлау сүзләрен җиткерде. Бу хакта Лаеш районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Зарипов хатын-кызларга батыр улларын тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде һәм аларга игелек, бәхет һәм мәхәббәт теләде. Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында һәр хатын-кызга чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр әзерләнгән иде.

Шулай ук Лаеш мәдәният йортында бәйрәм концерты да оештырылды. Районда 1 меңнән артык күп балалы гаилә яши, аларда 3,3 меңнән артык бала тәрбияләнә. Бер гаилә «Родительская слава» ордены, тагын сигез гаилә — «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләнде.

Фото: пресс-служба Лаишевского района.
Фото: Лаеш районының матбугат хезмәте

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү