Камилә Вәлиева Мәскәүдә Гран-при этабында җиңү яулады

Камилә Вәлиева Мәскәүдә фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның алтынчы этабында җиңде.

Хөкемдарлар Вәлиеваның чыгышын 144,95 балл белән бәяләделәр. Ике көн нәтиҗәләре буенча — бу беренче йомгаклау урыны.

Икенче урынны Вероника Яметова алды.

Фигуристкаларның ахыргы рейтингы:

  1. Камилә Вәлиева — 226.22
  2. Вероника Яметова — 212,75
  3. Софья Муравьева — 210,25
  4. Ксения Синицына — 205,15
  5. Ксения Гущина — 201,00

Фикер өстәү