Татарстанда ике баланы ут капкан йорттан тәрәзә аша коткарганнар

Әлмәт районының Рус Акташы авылында шәхси йорт янган. Янгын мәйданы 110 кв.метр тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Тәрәзә аша ата-ана 14 һәм 6 яшьлек ике баланы коткарган.

Янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү