Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Иртән юеш кар һәм яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр явачак . Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез явым-төшем көтелми, әмма кайбер районнарда томан һәм бозлавык булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 7-12 метрга җитәчәк. Термометр баганасы 0дән +4 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Шулай ук республика халкын юлларда бозлавык турында кисәтәләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat