Татарстанда яшәүчеләргә 1 миллион сум җыю өчен ничә ел эшләргә кирәклеген ачыклаганнар

Татарстанда яшәүче уртача кешегә 1 миллион сум җыю өчен 10,8 ел эшләргә кирәк. “РИА Новости” инфографикасыннан шундый саннарны күрергә мөмкин.

Акча җыю вакытын исәпләүдә уртача хезмәт хакын исәпкә алганнар, ә инде акча саклау урыны сыйфатында тулыландырылып торучы депозитны сайлаганнар.

Инфографика мәгълүматларына караганда, Чукотка автономияле округында яшәүчеләр 1 миллион сум акчаны кемгә караганда да тизрәк туплый (5,3 ел эчендә). Ямал-Ненец автономияле округы халкына моның өчен аз гына күбрәк вакыт (5,9 ел) кирәк булачак. Магадан өлкәсендә яшәүчеләргә – 6,1 ел.

Мәскәү халкына мондый максатка ирешү өчен – 6,4 ел, петербурглыларга– 7,8 ел кирәк.
Россия буенча уртача күрсәткечкә килгәндә, моның кадәр акча туплау өчен 10 елдан күбрәк вакыт таләп ителәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү