«Минем белән бик нык горурланырсың әле, әни»

«Минем белән бик нык горурланырсың әле, әни».  Хәрби операциягә киткән  егетләр һәркайсы әнисен шулай дип тынычландырырга тырышкан. «Татарстан Геройлары аналары» күргәзмәсе ачылышына килгән аналар улларының соңгы сүзләрен искә төшерде. Күргәзмәдә илне саклаучы егетләрнең, шулай ук яуда батырларча һәлак булган 20 солдатның аналары портреты тәкъдим ителде.

Картиналарда улларының солдат киемен кигән аналар һәм аларның хатлары урын алган.  «Улым, күз нурым! Якты дөньядан китүеңә дә күпме сулар акты. Күңел һаман сине көтә… «Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр», – диләр татар халкында. Күңеле, намусы шулай кушкан кешегә берни дә комачауламый… Без сине бик юксынабыз», – диелгән хатларның берсендә. Икенче бер ана хатны улының туган көнендә язган: «Кадерле улым, сиңа   бүген 37 яшь тулган булыр иде. Сине югалтуга  елдан артык вакыт үтте. Җанга «әни» дигән сүзең җитми. Йөрәк телгәләнә. Синсез ничек яшим?»

Татарстандагы «Офицер хатыннары» оешмасының вәкаләтле вәкиле Оксана Бородина әйтүенчә, аналарның һәрберсенең үз ярасы: югалту ачысы,  кош теле кадәр булса да хәбәр көтү… Кайберләренең айлар буе юньләп йоклаганы да юк. Әлеге күргәзмә барлык әниләрне берләштерергә ярдәм итәчәк, дип ышана ул. Әлегә 20 портрет тәкъдим ителсә, тиздән тагын җидесе әзер булачак. Күргәзмәдә улы хәрби операциядә булган һәр ана катнаша ала. Оештыручылар бу проект белән гаилә кыйммәтләрен, иң зирәк, иң яхшы әниләрнең Россиядә яшәвен күрсәтергә теләгән.

Чарада катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева  һәрбер анага рәхмәтен җиткерде. Шулай ук ул Татарстан Хөкүмәт йортында, «Ватанны яклаучылар» дәүләт фондында  солдат аналарына багышланган даими  чараларның Җиңүне якынайтырга булышуын әйтте.

Улларын югалткан әниләргә никадәр генә авыр булса да, алар күргәзмәдә катнашырга, фотога  төшәргә көч тапкан.

– Мондый чараларны калдырмыйбыз. Чакырган җиргә барырга тырышабыз. Улыбыз Дамир Гыйлемханов  «Россия Герое» медале белән бүләкләнде. Үзе укыган 42 нче мәктәптә аңа багышланган махсус почмак бар. Киемнәрен, истәлекләрен шунда бирдек. Мәктәптә, аңа багышлап, мемориаль такта элделәр. Хәзер улыбызга 24 яшь тулган булыр иде, – диде Ленария апа, күз яшьләрен эченә йотып. – «Ватанны яклаучылар» фондында гозеребезне тыңлыйлар. Улымның телефонын табып бирделәр. Рәхмәт, үзе бер истәлек бит ул.

Ленария апа хаҗ кылган, әмма күңеленә тынычлык иңмәгән әле. Дамирын ул шук, әмма сүзне тыңлый иде, дип искә алды. Татарча да, русча да яхшы белгән егет. 2019 елда Казан политехника көллиятен тәмамлап, кулына диплом алырга өлгермичә армиягә киткән Дамир. Башта Хабаровск краенда, аннан Ростовта хезмәт иткән.

– «Әни, контракт төзергә җыенам, син минем  белән горурланырсың әле. Үземне бары яхшы яктан күрсәтермен. Алда һөнәри яктан үсәргә мөмкинлек бар. Тора-бара Казанга күченергә була. Танк училищесында укып, офицер булырмын», – диде. 2020 елда октябрьдә ялга бер мәртәбә кайтып китте дә шуннан соң башка очрашырга насыйп булмады. Беренчесенең срогы тәмамлангач, икенче тапкыр контракт төзеде, – дип сөйләде Ленария Гыйлемханова.

Әти-әниләрен борчымас өчен, февральдә Кавказга  командировкага чикне сакларга җибәрәләр, дип хәбәр итә ул. «Миллерово хәрби шәһәрчеге» дигән сүзне дә әйтә. Якыннары, картадан карагач кына, Дамирның кайда икәнен чамалый. Соңгы тапкыр 2022 елның 2 мартында кибеткә кергәч: «Әни, ашыйсыбыз килә, картага акча сала алмыйсыңмы?» – дип шалтырата.  7 мартта һәлак булса да, гаилә ай буе билгесезлектә яши. Интернеттагы язманы укыгач кына, Дамирның һәлак булганын беләләр. 2 апрельдә Гыйлемхановларга, Ростов өлкәсеннән: «Бер солдатның  янган җәсәде кайтты, ДНК анализы бирергә кирәк», – дип шалтыраталар. Кызганыч, әтисенең туган көнендә – 13 апрельдә улының гәүдәсенең көлен кайтаралар. Саубуллашу танк училищесында үткән.

Чарага Кукмара районыннан дүрт ана килгән иде. Зур Кукмара авылында яшәүче Дамира Кашапованың да улын уйламаган минуты юк.

Ильмир, танк училищесын тәмамлап, Приморье краена киткән, шунда булачак тормыш иптәше Нинаны очраткан. Әлеге күргәзмәгә ул да кызлары белән килгән иде. Кечесе Әминәгә – 4 яшь.  Әтисен  сагынып елый  икән балакай. Олысы үзенеке булмаса да, аңа да үз фамилиясен биргән. Барысын да тигез күргән гаилә башлыгы. Ильмирның җәсәден Кукмара шәһәренең Дан аллеясына күмгәннәр. Каберенә якын буласым килә дип, Нина августта кызлары белән Казанга күченгән. Хәрби операция башлангач, Ильмир хатынына: «Мин – Россия армиясе офицеры. Ватан алдында бурычымны үтәргә, сезне, илебезне якларга  тиеш»,  – дигән.

Ильмир, җае чыккан саен, әнисе белән хәбәрләшеп торган. «Әни, кайгырма, бәла буласы урыннан, күңелем сизеп, күченеп китәм мин», – дигән.  Белгән догаларын укып йөргән ул. Тик соңгысында котыла алмаган.

– Дронны күреп, иптәшләренә танк астына качарга әмер биргән. Үзе  шуның артыннан посадкага йөгергән. Ядрәләр урман полосасына чәчелгән. Менә шунда кыйпылчыгы Ильмирга да тигән. Башка иптәшләренең гомерен саклап калган. 2022 елның 7 августта  улыма 37 яшь тулды, ә 19ы көнне һәлак булды, – ди Дамира ханым. – Кечкенә чагында тиктормас иде ул. Тугач та ярты ел йокламады, 7 айдан тәпи китте. 1,5 яшьтә  тимераякка басты. Егыла да тиз генә торып, яңадан йөгерә иде. Куркуны белмәде. Менә шулай батыр йөрәкле булып, арабыздан китеп тә барды.

«Татарстан Геройлары аналары» күргәзмәсен Россия Дәүләт Думасына җибәрергә җыеналар. Шуннан соң аның белән республика районнарында да танышып булачак.

Сәрия Мифтахова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү