Владимир Путин дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләүне туктатты

Россия Президенты Владимир Путин хәрбиләр һәм көч структуралары хезмәткәрләреннән тыш, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләүне 2025 елның 1 гыйнварына кадәр туктату турында федераль законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урын алган.

Яңа закон нигезендә хезмәт хакын индексацияләүне туктату судья, прокурор, тикшерүче, депутат ярдәмчеләре һәм сенаторларга кагылачак. Үзгәрешләрнең финанс нәтиҗәсе 36 млрд сум тәшкил итә, дип яза РИА Новости.

Хезмәт хакын индексацияләүне вакытлыча туктату хәрбиләргә һәм көч структурасы хезмәткәрләренә кагылмаячак. Россия Финанс министрлыгында аңлатуларынча, бу категорияләрдәгеләрнең хезмәт хакын индексацияләү мәсьәләсе аерым каралачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү