Визасыз режим киләсе елның март ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Шри-Ланка хөкүмәте җиде илдә яшәүчеләргә бушлай виза бирә башлаган. Тәгаенләп әйтсәк, Россия, Кытай, Һиндстан, Индонезия, Россия, Таиланд, Малайзия һәм Япония туристлары өчен визасыз режим кертелгән.
Бу хәл 2024 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк. Югарыда телгә алып үтелгән илләр гражданнарына Шри-Ланкада 30 көнгә кадәр яшәп булачак. Туристларга, бу илгә очканчы, электрон рөхсәт алуга гариза тапшыру таләп ителә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat