Казан медицина көллияте студенты һөнәри осталык буенча чемпионатта алтын медаль яулаган

Казан медицина көллияте студенты Эльвина Галиаскарова «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионат финалында «Медицина һәм социаль карау» компетенциясендә алтын медаль алды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Моңа Казан медицина көллияте укытучысы, М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе шәфкать туташы Айгөл Гарипова алтын алган иде.

Казан медицина көллияте укытучысы Наталья Романова тим-лидер, психолог һәм ярдәмче булды. Баш эксперт – Елена Борһанова, «Медицина һәм социаль карау» компетенциясе менеджеры, Казан медицина көллияте укытучысы, диелә хәбәрдә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү