Кунакханәдәге коточкыч янгында Татарстаннан килгән егетнең гомере өзелгән


Аңа нибары 22 яшь булган.

Инде хәбәр ителгәнчә, Казахстанның Алма-Аты шәһәре хостелында коточкыч янгын булган. Анда кимендә 13 кешенең гомере өзелгән. Тагын берничәсе зыян күргән. Һәлак булучылар арасында – Татарстаннан килгән 22 яшьлек студент Надыйр Абдесәламов. Бу хакта “KazanFirst” Казахстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә таянып яза. Егет сөрем газыннан агуланып һәлак булган.

“Туганнарына мәгълүмат бирү эше Тышкы эшләр министрлыгы аша башкарыла. Туганнары килеп, мәетне танырга тиеш. Шуннан соң гына без аны тапшырачакбыз”, – дип билгеләп үтелгән ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Егетнең бу илгә ни сәбәпле килүе мәгълүм түгел.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү