Пеня күләме 10 мең сумнан арткан очракта, салым органнары аны суд аша түләтәчәк.
Фатир, бакча яки машина хуҗалары 1 декабрьгә кадәр милек, җир һәм транспорт салымы түләргә тиеш.
Салымны үз вакытында түләмәүчеләргә һәр көн саен пеня исәпләнелә. Пеня 10 мең сумнан артып киткән очракта, салым органнары аны суд аша түләтә.
Исегезгә төшерәбез: салымнарны Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында “Салымнар һәм пошлиналар түләү” сервисы ярдәмендә яки “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша түләргә мөмкин.
Моннан тыш салымны Россия Почтасы бүлекләрендә яки банкның теләсә кайсы бүлегендә түләргә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat