14 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе уздырачак. Кремльдән хәбәр ителгәнчә, быел ул «Туры элемтә» белән бергә үткәрелә.
Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, инде бүгеннән үк халыктан сораулар кабул итү башлана. Дәүләт башлыгына телефон (8 (800) 200-40-40), сайт (москва-путину.ру) аша яки 04040 номерына смс-хәбәр рәвешендә сорау бирергә мөмкин.
Быелгы яңалык – чараны оештыруда Гомумроссия халык фронты катнашачак. Сорауларны алар җыячак. Ә инде Президентның халык белән аралашуы төгәлләнгәннән соң, аларны эшкәртәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat