Татарстанда 2024 елга республика министрлыкларының бурыч-максатларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Әлеге бурычлар исемлегендә электрон форматка күчерелгән басмалар белән бушлай танышу мөмкинлеге тудырып, вакытлы матбугатның (шул исәптән «Чаян» һәм «Казан» журналлары архивларының), кулъязмаларының электрон форматка күчерү күләмен, ким дигәндә, 10 процентка арттыру да бар.
Әлеге бурычның асыл-әһәмияте нидә? Бу сорауны без «Татнефть-Наследие» оешмасы проектлары җитәкчесе Мария Минеевага бирдек.
– Бурычлар исемлегенә матбугат һәм кулъязмаларны цифрлаштыру да керде. Әлеге башлангычның асылы — язма мирасны саклау һәм теләгән һәркем файдалана алырлык чыганакларга урнаштыру. Ягъни, ул битараф булмаган кешеләр өчен дә, республика һәм бөтен дөнья тикшеренүчеләре, галим-галимәләре өчен дә ачык булачак. Мәдәни мирасны саклау белән бәйле мәсьәләләр хәзерге көндә бик актуаль. Моннан тыш, соңгы елларда язма мирасны цифрлаштыру күләме артты, бу исә аны өйрәнүгә ихтыяҗны да арттырды, — дип сөйләде ул.
Мария Минеева сүзләренчә, әдәбият һәм матбугатны цифрлаштыру мәдәни мирасны саклауның бер юлы булып тора.
– Аларны электрон форматка күчерү сирәк китапларны мәңгеләштерергә мөмкинлек бирә. Әйтик, нинди дә булса бәла-каза килеп чыкса, я булмаса, саклау кагыйдәләре үтәлмәгән очракта андый сирәк басмалар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин бит. Аннан сон, Интернетта татар мәдәнияте белән танышу өчен шундый ресурс булса, бик яхшы бит, — дип сөйләде ул безгә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat