Марат Хөснуллин: Татарстанны алгарышлы үсеш территориясе дип атап була

Татарстанны чын мәгънәсендә алгарышлы үсеш территориясе дип атарга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Мәскәүдә «Россия» Халыкара форум-күргәзмәсе кырларында Татарстан көнен ачу тантанасында әйтте.

«Бу җир табигать ресурсларына, уникаль тарихи мәдәни мирасларга бай, ә Татарстанның төп байлыгы — кешеләр. Төбәкне чын мәгънәсендә алгарышлы үсеш территориясе дип атарга мөмкин. Татарстан гадәттәгечә барлык тармакларда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бигрәк тә төзелеш тармагын билгеләп үтәсем килә, мәсәлән, быел инде 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган», — дип белдерде вице-премьер.

Марат Хөснуллин ассызыклаганча, ел ахырында Татарстанда М12 “Восток” тизйөрешле трассасының сигезенче этабы ачылачак.

Ул шулай ук республика җитәкчелегенә Россия Президенты Владимир Путин куйган милли максатларга ирешүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү