Татарстан «Миллениум» ремонтына 633 млн сумнан артык акча бүлеп бирәчәк

«Миллениум» күперенең икенче өлешен ремонтлау 633,2 миллион сум торачак. Акча, дәүләт сатып алулар порталында тендерда күрсәтелгәнчә, Татарстан бюджетыннан бүленәчәк.

Башкаручыга Вишневский урамыннан Әмирхан проспектына кадәр 840 метр юлны яңартырга туры киләчәк. Ремонт 2024 елның 23 октябренә төгәлләнергә тиеш.

Подрядчы күпердә юл өслеген яңартачак, автобус тукталышлары, сигнал баганалары, юл билгеләре урнаштырачак, тамгалар, яктырту, инженерлык коммуникацияләрен яңадан урнаштыру, территорияне яшелләндерү һәм башка эшләр башкарачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү