Василий Ислаев: «Бурычыбыз – хезмәткә хөрмәт тәрбияләү»

Татарстанда 2024 елга өстенлекле бурыч-максатларны сайлау буенча онлайн тавыш бирү дәвам итә. Әлеге эштә республикада яшәүче 20 меңнән артык кеше катнашкан инде. Тәкъдим ителгән бурыч-максатлар арасында хезмәт тәрбиясенә игътибарны арттыру да бар.

– Безнең төп бурычыбыз – хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү һәм яшьләрнең хезмәт базарында көндәшлеген арттыру, – ди Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Василий Ислаев. – Яшьләр төбәк һәм илнең әйдәп баручы предприятиеләрендә эшләү, түләүле нигездә сәнәгать практикасын узу һәм киләчәктә биредә эшкә урнашу мөмкинлегенә ия.

Ил Хөкүмәте карары һәм Татарстан Республикасы боерыгы нигезендә, хезмәт эшчәнлегенә кадәр үк студентлар бушлай һөнәри укулар уза. Василий Ислаев әйтүенчә, бу да бик зур өстенлек булып тора.

– Хезмәт отрядларында катнашучы һәркем үзенә ошаган белгечлекне үзләштерә һәм киләчәктә әлеге юнәлеш буенча эшкә урнаша ала. Шул рәвешле, уку йортын тәмамлаганнан соң, студентлар вузда алган төп белемнән тыш, тагын берничә белгечлек үзләштерә ала, – ди үзәк җитәкчесе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү