Казанның Спартаковская урамында урнашкан йорттагы фатирда янгын чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, анда көнкүреш газы шартлаган, дип хәбәр итә шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе.
Спартаковская урамыннан Такташ урамына кадәр һәм Миңнуллин урамына кадәр юлны вакытлыча япканнар. “ДПС, МЧС һәм махсус хезмәтләр – барысы да шунда. Спартаковская урамында, Һади Такташ урамыннан Миңнуллин урамына кадәр хәрәкәт вакытлыча чикләнелде. Юлның бу өлешен урап узуны сорыйбыз”, – дип хәбәр ителгән Казанның ЮХИДИ телеграм-каналында.
“Бизнес-онлайн”га МЧС Татарстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, 10.29 сәгатьтә Спартаковская урамы, 35 йортта янгын чыгу турында хәбәр кергән. Биш катлы торак йортның икенче катындагы фатир ут эчендә калган. 7 кеше, шул исәптән 4 бала фатирдан мөстәкыйль чыккан.
Янгын сүндерү барышында коткаручылар ут капкан фатирда ир-ат мәетенә тап булган. 10.50 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Фаҗиганең сәбәбе ачыкланмаган әле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat