8 декабрьдә Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә илкүләм ярыш узачак.
49нчы мәртәбә оештырылучы чарада илнең 14 төбәгеннән 200 спортчы катнашыр дип көтелә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин әйтте.
“Киләсе елда әлеге ярышны халыкара дәрәҗәдә уздыру нияте бар. Бу мәсьәләдә Татарстанның һәм Россиянең Авыр атлетика федерацияләре белән дә сөйләштек. Бездә спортның әлеге төре үсеш алган, дус илләр тарафыннан да кызыксыну бар”, – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat