Арабыздан беребез
Кем дисезме? Арча балалар сәнгать мәктәбендә җыр укытучысы Гөлнара Гәрәева ул. Кызы белән сәяхәттә йөргәндә, манарасы күккә ашкан бер корылма эчендә ап-ак пианино күргән дә түзә алмаган: беренче күңеленә килгән «Әпипә»не уйнап җибәргән. «Татар көен бик яраттылар, яныма килеп, бу – нинди көй, дип сораучылар да булды”, – ди ул. Сөйләшә торгач ачыкланды: бармаклары юкка гына «Әпипә»гә тартылмаган аның. Шул җәһәттән без Гөлнара ханым белән нәселдән килгән сәләт, аны үстерү турында да сөйләшеп алдык.
Нәселдән килә
– Мин, Арчада туып, балачактан татар моңнарын тыңлап үстем, – дип башлады ул сүзен. – Күп нәрсә, шул исәптән сәләт тә нәсел-нәсәпкә бәйле икән ул. Тик аны вакытында тотып алырга, баета белергә генә кирәк. Балаларга кагылганда бигрәк тә. Әнием гел җырлый иде минем, эшләгәндә дә, ял иткәндә дә, күзләрен еракка төбәп, уйланып утырганда да. Үзем дә сизмәстән, мин дә аңа кушылып китә идем. Өч яшемдә пианино каршына утырганмын да «Әпипә» көен җыя башлаганмын. Шунда әти-әнием киләчәктә кем буласымны тәгаенләп куйганнар. Аннан өйдә аккордеон пәйда булды. Анда да үземә ошаган көйләрне чыгара башладым. Соңрак музыка мәктәбе, Арча педагогия училищесы, Казан педагогия институтының музыка факультеты… Һөнәрле булгач та, Арчадан аерылуны күз алдыма китерә алмадым. Педагогия училищесына музыка укытучысы булып кайттым. Булачак ирем Шәүкәт белән (ул – Апас районындагы Олы Бакырчы авылыннан) Казанда танышкан идек. Ул, рәхмәт яусын инде, теләгемә каршы килмәде, училищеда 35 ел буена тарих фәнен укытты. Бик күп шәкертләре, тарих укытучысы белгечлеген алып, эшен дәвам иттерә. Төрле өлкәләрдә булсак та, икебез дә – иҗат кешеләре без. Безне бу бик берләштерә. Шәүкәт агач эшен ярата. Үз куллары белән мебель ясый, мунчаны да үзе төзеде. Аның да сәләте нәселдән килә: бабасы да, әтисе дә балта осталары булган.
Дөрес, улыбыз Илшат үз сукмагын ярды, ул банкта эшли. Ә менә кызыбыз Миләүшә үзенә кирәген ике яктан да эләктергән булып чыкты. Без аны музыка мәктәбенең сәнгать бүлегенә биргән идек. Анда ул композиция, рәсем сәнгате буенча дәресләр алды. Укытучысы Райлә Фәтхуллина белгечлекне дөрес сайларга ярдәм итте. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, кызыбыз Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш институтының «Архитектураны проектлау» факультетына укырга керде.
Сәләт сәяхәткә юл яра
Бала яраткан һөнәрен үзләштерсә, акча да эшли алыр, үзенә дә рәхәт булыр, әти-әниләргә дә ярдәме тияр, дип уйлый Гөлнара ханым. Париж, Марсель, Лион, Берлин, Дрезден, Гамбург кебек шәһәрләрдә сәяхәт итә алуын да ул дөрес тәрбиянең нәтиҗәсе дип саный. 2016 елда Миләүшә Казан университетын кызыл дипломга тәмамлый да Берлин техник университетының магистратурасына укырга китә. Андагы мөгаллимнәр кызның кул графикасы белән рәсем ясау мәктәбенә югары бәя бирәләр. Инде укыган вакытта ук Европа илләрендәге төрле фирмаларда – Копенгаген, Берлин, Париж, Роттердам шәһәрләрендә стажировка уза. Магистратураны тәмамлагач, аны дөньяда иң абруйлы оешмаларның берсе булган ОМА Нидерланд архитектура бюросына эшкә чакыралар. Шуннан Гөлнара ханымның төрле илләргә сәяхәтләре башлана да инде. Командировкаларга чыкканда да, ял вакытларында сәяхәт иткәндә дә Миләүшә, җаен табып, әнисен үзе белән алырга тырыша. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың дигәндәй, йөри торгач, Гөлнара ханым да архитектура белән кызыксынып китә. Бу юлы да алар, нигездә, Сеулдагы төзелешләрне карап йөргәннәр.
– Көньяк Кореядагы матурлыкка сокланып туймаслык, – ди Гөлнара ханым. – Лотте-Уорлд манарасы – әкияттәгедәй күккә ашкан иң биек корылма. Ул 123 катлы. Биеклеге – 555 метр. Кенбоккун сарае Чосон династиясе идарә иткән елларда (1392–1897) төзелгән. Ул хәзер дә иң зур биш сарайның берсе булып санала. Аннан ерак түгел тау башында, шәһәр үзәгендә Букчон-Ханок авылы урнашкан. Аның төзелгәненә алты гасырдан артык икән инде. Сеулның тагын бер байлыгын әйтми кала алмыйм. Ул – Тондэмун-Дизайн-Плаза. Метро, музей, күргәзмәләр, кибетләрне үз эченә алган, җәяү йөри торган урыннары да бар. Кыскасы, тарих та саклана, бүгенге яңалыклар да барлана Көньяк Кореяда.
Матурлыйсы килә
– Затлы урыннарны күреп кайткач, туган җиребезне дә матурлыйсы килә. Бу хакта кызым белән дә сөйләшәбез, ул да хыяллана. Тик әлегә төрле сәбәпләр белән мөмкинлекләр юк, – ди Гөлнара ханым.
Ә үзе булдыра алганча дөньяны матурларга тырыша ул. Музыка мәктәбендәге укучылары белән Татарстан, Россиянекендә генә түгел, халыкара бәйгеләрдә дә катнаша. Еш кына призлы урыннарга да лаек булалар. «Татарстан тавышы», «SFORZANDO музыкаль премиясе», «Созвездие-йолдызлык» конкурсларында бигрәк тә теләп катнашалар. Аларны еш кына «Шаян ТВ»да да күрергә була.
– Шундый талантлы балалар бар. Татар көйләрен дөнья киңлекләренә таратырлар әле, – дип өметләнә Гөлнара ханым. Шул җәһәттән әти-әниләргә дә киңәшләрен бирергә онытмый.
Гөлнара ханым – Арча район мәдәният йортында да үз кеше. Ул анда «Русская песня» халык ансамблен җитәкли, үзе үк дирижерлык та итә. Тиздән бу коллективның ярты гасырлык юбилеен үткәрергә җыеналар. Аларны да һәр җирдә күрергә була: «Каравон», «Момент ARTа» ветераннарның «Балкыш» фестивальләрендә, «Татарстан – безнең йорт» бәйгесендә…
Ничек барысына да өлгерә, дисәгез, Гөлнара ханым сәламәт яшәү рәвеше алып бара: йөгерә, йөзә, чаңгыда йөри… Татарстан, Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итәргә дә вакыт таба. Тирә-юньдә матурлык тудырырга омтылган кеше хәрәкәттән башка яши алмый инде ул.
Фәния Әхмәтҗанова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat