Кичә кичен Зәй районында Дала Зәе елгасындагы боз ватылган урында ике ир-атның мәетен тапканнар. “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр иткәнчә, ирләр кичкырын балык тотарга киткән. Әмма боз юка булып чыккан: боз ватылып, икесе дә суга килеп төшкән.
Һәлак булган бер балыкчының шушы тирәдә яшәүче 64 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat