Бу елның тугыз аенда республика башкарма хакимият органнары тарафыннан 1906 закон проектына һәм 330 норматив хокукый актка коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән. Бу хакта Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Дәүләт Советында узган журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
Министр искәрткәнчә, 5 проектта 15 коррупциоген фактор ачыкланган.
Сүз уңаеннан, узган елның шул ук чорында 1607 закон проекты һәм 179 норматив хокукый актны тикшергәннәр. «Экспертизалар саны артуга карамастан, коррупция факторлары ачыкланган проектлар саны кимеде», — дип ассызыклады министр.
Рөстәм Заһидуллин аңлатканча, теге яисә бу министрлык тарафыннан әзерләнгән закон проекты әлеге ведомствода, аннары Юстиция министрлыгында экспертиза уза. Шуннан соң аны Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына җибәрәләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat