Кичә Мәскәү — Уфа автоюлының М 7 трассасында Минзәлә районының Дереевка авылы тирәсендә коточкыч юл һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» га авария шаһитләре хәбәр итте.
Аларның сүзләренчә, Honda Dio һәм Subaru Forester маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Honda йөртүчесе урында ук һәлак була, пассажирын ашыгыч ярдәм табиблары алып китә.
Subaru шоферы белән пассажиры да имгәнгән, аларны да хастаханәгә озатканнар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat