Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Росздравнадзор премиясенә ия булды

Бу көннәрдә Мәскәүдә «Медицина һәм сыйфат» XVI илкүләм фәнни-гамәли конференция уза. Биредә сәламәтлек сагында торган белгечләр, төбәкләрдәге тармак министрлары, дәүләт һәм шәхси медицина оешмасы җитәкчеләре катнаша.

Конференция кысаларында Росздравнадзор идарәсе тарафыннан гамәлгә куелган «Медицина эшчәнлегендә куркынычсызлык һәм сыйфат» өчен премиясе дә тапшырыла. Ул сәламәтлек саклау тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән министрлык, оешмаларга тапшырыла.

Быелгы җиңүчеләр арасында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы да бар. Министрлык «Сәламәтлек саклауның беренчел звено тармагын яңартуда ирешкән нәтиҗәләр өчен» номинациясендә җиңү яулады. Росздравнадзор идарәсе җитәкчесе Алла Самойлова дәрәҗәле бүләкне республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга тапшырды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү