Төзелеш материалының 15%ка бәясе төшкән

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) Россиядә арматура бәясенең кимүе турында хәбәр иткән. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, төзелеш материалы хакы октябрь аендагы белән чагыштырганда уртача 15,7 процентка арзанайган.

ФАС октябрь аенда, арматура бәясе кинәт кыйммәтләнү сәбәпле, “Промсорт” компанияләре төркеменә карата монополиягә каршы законны бозган өчен җинаять эше кузгаткан. Базарда өстенлек итүче 4 компанияләрнең берсе бу. “Промсорт” ул чагында арматура бәясен 25 процентка кадәр күтәргән булган.
Менә хәзер төзелеш материалының бәясе кимү күзәтелә, диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү