Республиканың медицина оешмалары диспансеризация узарга теләүчеләрне Яңа ел каникулыннан соң ук кабул итә башлаячак. Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков Төбәкне идарә итү үзәгенең туры эфирында шулай дип белдергән.
Аның искәртеп үтүенчә, тикшеренү ике этапка бүленә. Беренче этапта төп тикшеренүләр уздырыла, анализлар алына. Ә инде теге яки бу чир табылган очракта тирәнтен тикшеренүгә юллама бирелә.
Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, УЗИ, гастроскопия, колоноскопия кебек тикшеренүләрне үз эченә ала бу. “Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: һәр яшь төркеменең – үз үзенчәлекләре. Мәсәлән, 45 яшьлекләр арасында ашказаны-эчәклекләрдә яман шешләрне кисәтү өчен гастроскопия узучылар күп.
Министр урынбасары шулай ук хәзерге вакытта диспансеризациягә карата кызыксынуның алдагы еллардагыга караганда зур булуын белдереп, тикшеренүләр узуны озакка сузмаска өндәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat