Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин турында: «Ул барыбыз өчен дә берләштерүче көч»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның Россия Президенты сайлавында катнашуын хуплады. Аның сүзләренә караганда, ил өчен тарихи борылыш чорында Владимир Путинның шундый карарга килүе Президентка үз халкының язмышы иң зур кыйммәт булып торуын тагын бер кат күрсәтә.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, Владимир Путин һәрвакыт кешеләрнең фикеренә һәм ярдәменә таяна. «Бүген, ил шундый зур басым кичергән бер мәлдә, нәкъ менә ул барыбыз өчен дә берләштерүче көч булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, Президентның ярдәме белән республика илнең төп төбәкләреннән берсенә әйләнде. Республикада федераль программалар буенча юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзелә. «Боларның барысы да халыкның тормышын яхшырту өчен эшләнә. Бу – яңа эш урыннары, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, дигән сүз. Дәүләт башлыгы җитәкчелегендә илебезнең алга таба да ныгыячагына ышанам!», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү