Республика “Ел укытучысы –2023” бәйгесе җиңүчесе, “Россия ел укытучысы –2023” бәйгесе финалисты, Югары Ослан районындагы Иннополис лицееның математика укытучысы Арман Костанян Владимир Путинның киләсе Президент сайлавында катнашуына карата фикерен белдерде.
“Хәзерге Президентның яңа срокка тәкъдим ителүенә бер дә гаҗәпләнмим. Башка уй башыма да килмәде. Илбашының үз кандидатын тәкъдим итүе бик әйбәт. Ни өчен дигәндә, аңа тиңдәш булырдай башка кеше юк. Владимир Путин – җитди лидер”, – диде Арман Костанян.
Арман Костанян Владимир Путинның мәгариф мәсьәләләрен актив һәм уңай хәл итүен, инициативларны хуплавын әйтте. “Мин моны аның белән булганм очрашудан да чыгып әйтәм. Аның кебек лидер булганда, бар да яхшы булачак. Бездә бүген болай да хәлләр бик әйбәт. Сайлауда кем җиңәсен исә халык үзе сайлаячак”, – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat