Шамил Якупов: «Владимир Путин яшьләр тәкъдимнәрен хуплый»

Татарстанның «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов Владимир Путинның киләсе Президент сайлавында катнашуына карата фикерен белдерде.

«Студентлар лигасы» бу хәбәрне куанып кабул итте, моңа бик позитив карыйбыз. «Студентлар лигасы» 1996 елда – моннан 27 ел элек оешкан. Бу вакыт эчендә күп нәрсә, билгеле, үзгәрде. Яшьләр өчен мөмкинлекләр артты. Әйтик, махсус конкурс нигезендә фатир бирү, транспорт гранты, бик күп проектлар тормышка ашырыла. Яшьләр мөмкинлекләр мохитендә яши”, – диде ул.

Шамил Якупов искәрткәнчә, Владимир Путин яшьләр тәкъдимнәрен хуплый. «Әйтик, әле күптән түгел генә фән белән шөгыльләнүче аспирантларның стипендиясен арттыру турында да билгеле булды. Мин үзем дә аспирант. 15 мең стипендия алган егеткә 75 мең сум алу күпкә яхшырак бит», – диде ул.

Шамил Якупов сүзләренчә, яшьләр киләсе көнгә ышаныч тоеп яши, үзен фәндә, мәдәнияттә, сәнгатьтә һәм башка юнәлешләрдә сынап карарга мөмкинлек таба. “Аякта нык басып торабыз, бик күп проектлар барлыкка килә, катнашу, сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеге күп. Шуңа да Владимир Путинның киләсе елда узачак сайлауда катнашуын бик хуплыйбыз”, – диде «Студентлар лигасы» президенты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү