Казанда яшәүче 12 яшьлек Алсу Вәлиева әнисе белән бергә өч атнадан бирле сырхауханә юлын таптый. Кызның ютәле бетмичә азаплагач, табибка бара алар. Анда исә балага коклюш дигән диагноз куялар. Республика күләмендә андый хәлдә калучылар бихисап. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 1290 кешегә коклюш диагнозы куелган. Бу узган елгы саннар белән чагыштырганда 160 тапкыр (!) күбрәк.
– Кызым ул көнне мәктәптән хәлсез кайтып керде. Кичкә инде борынына томау төште, аннары йөткерә башлады. Андый чакта берәү дә табибка чыгып чапмый бит инде. Без дә үзебез белгән ысуллар белән дәваладык. Гадәти салкын тию дип уйладык. Әмма бер атна дигәндә кызымның ютәле көчәя башлады. Төнлә буылып уяна иде. Сырхауханәгә баргач, коклюш дигән диагноз куйдылар, – ди Алсуның әнисе Әминә.
Халык телендә бума ютәл дип йөртелгән коклюшның исеме җисеменә туры килә. Әлеге чирне йоктырган кеше буыла-буыла йөткерә, һава җитмәүдән зәңгәрләнеп үк чыга. Коклюш үзе дә, аннан соңгы өзлегүләр дә бик куркыныч, дип кисәтә белгечләр.
Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты Илдус Лотфуллин сүзләренә караганда, коклюшның артуы – бер яктан, табигый күренеш.
– Аның цикллары бар. Ул вакыт-вакыт күтәрелеп ала. Хәзер без чираттагы күтәрелеш циклына кердек. Әмма башка еллардан аермалы буларак, быел ул авыррак уза. Ник дигәндә, соңгы арада коклюшка каршы вакцина ясатырга теләмәүчеләр күбәйде. Нәтиҗәсе күз алдында: 2018–2019 елларда айга бер коклюш очрагы ачыклана иде. Быел әлеге чирне йоктыручылар саны берничә дистә тапкыр артты, – ди табиб.
Илдус Лотфуллин сүзләренә караганда, коклюш берничә стадиядә уза. Башта ул гадәти ОРВИ кебек җиңелчә формада була. Аннары вакыт үтү белән ютәл спазмлы йөткерүгә әйләнә. Кеше йөткерә-йөткерә дә косып җибәрә. Кечкенә балаларның, йөткергәндә, сулышы туктарга мөмкин хәтта.
– Сулыш туктаганда, баланың баш миенә кислород җитми (гипоксия). Шуңа бәйле рәвештә организмда төрле өзлегүләр дә килеп чыгарга мөмкин. Араларында иң куркынычы – баш миенә кан саву. Шуңа күрә без, иң беренче чиратта, бәләкәй балаларны сакларга тиеш. Бигрәк тә яңа туган сабыйлар өчен куркыныч ул. Тәмәке тартучылар, астмадан интегүчеләр, 65 яшьтән узган кешеләр дә бу чиргә тиз бирешә, – ди табиб. – Коклюш – җил чәчәгеннән дә тизрәк иярә торган йогышлы авыру. Шуңа күрә кулларны юып, битлек киеп йөрегез дигән гадәти киңәшләр генә бу чирдән саклап бетерә алмый. Коклюш йокмасын өчен, иң беренче чиратта, вакцина ясатырга кирәк. Бер яшькә кадәр балага – өч тапкыр, аннан – дүртенчесе, алты, ундүрт яшь тулгач, тагын ике вакцина ясала. Йөкле хатын-кызларга да өченче триместрда коклюшка каршы прививка ясатырга кирәк. Әнисе балага әлеге чиргә каршы иммунитет бирсен өчен кирәк бу.
Башкаланың 11 нче шәһәр балалар хастаханәсе табиб-педиатры Гөлназ Азизова сүзләренә караганда, прививкасыз бала, коклюш белән авырып терелгәч, киләчәктә гадәти ОРВИны да кыенрак уздырачак.
– Бума ютәлгә каршы прививкасы булган балалар коклюшны җиңелрәк уздыра. Вакцина ясалмаган бала чирне авыр кичерә, озак дәвалана, йөз көн дәвамында ютәлли, – ди табиб. – Бәхеткә, соңгы арада коклюш очраклары кими төште. Сентябрь – ноябрь аралыгында хәлләр коточкыч иде. Һәр өч баланың берсендә диярлек коклюш ачыкланды. Моңа күп кенә ата-ананың прививкаларга каршы булуы сәбәпче. Элегрәк елына 2–3 коклюш очрагы очрый иде, быел бер безнең участокта гына аена утызлап шундый диагноз куелды. Чирне бик авыр уздырган, хәтта башына кан сауган балалар да булды.
Авыл җирлекләрендә ул яктан тынычрак булып чыкты. Һәрхәлдә, «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән Питрәч районының Тау Иле, Саба районының Олы Шыңар авылларында коклюш йоктыручылар гомумән юк икән. Фельдшерлар моны вакытында прививка ясату нәтиҗәсе дип саный.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада кызамык һәм коклюшка каршы ясала торган вакцинага кытлык юк. Алар барлык дәвалау оешмаларында да бар, дип хәбәр итәләр министрлыктан.
Коклюш турында кыскача
Ничек күчә? Һава юлы белән.
Инкубация чоры никадәр? Беренче билгеләре бер атнадан күренә башлый.
Нинди өзлегүләр китереп чыгара? Үпкә кабару, колак шешү, сукыраю, колак пәрдәсе ертылу, баш миенә кан саву, энцефалопатия (баш мие күзәнәкләре үлү), кендек турысына бүсер чыгу, көзән җыеру, эпилепсия өянәге, невроз.
Динә Гыйлаҗиева
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat