Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТӨРЕКМӘН

15 ел буе  каенатасына бер сүз  дәшмәгән килен, өлкәннәргә баш иеп исәнләшү,  гаилә башлыгы кайтмыйча, табынга утырмау…. Казанда яшәүче төрекмән гаиләсе – Гунча белән Ялкап Нурҗановлар безне сабырлыгы белән гаҗәпләндерде. Әлеге  гаиләнең Казанга күченеп килү тарихы да башкаларга охшамаган. «Бәхетсезлек булмаса, бәхет булмас иде», – ди алар.  Кардәшләребезгә Татарстанны үз итү өчен сигез ел түгел, бер көн җиткән.

Әти кайткач…

Казандагы дүрт бүлмәле фатирларында яшәүче  Нурҗановлар безне идәнгә табын җәеп каршы алды. Махсус түгел, кичке аш вакыты иде. Үзбәк, кыргызлар гына түгел, төрекмәннәр дә идәнгә утырып ашый. Гаилә башлыгы Ялкап эштән, дүрт баланың икесе  түгәрәкләрдән кайтып җитмәгән иде әле. Олы  улы Рөстәмгә – 14, Атагелдигә – 12, Булатка – 10, Ясминәгә – 2 яшь. Әбиләре Фидания апа да балалары белән бергә яши.

– Без, ирем эштән кайтмыйча, табынга утырмыйбыз. Идәнгә җәймә җәеп, ризык әзерләп, әтиебезне бергәләп көтәбез. Берәү дә түземсезләнеп кашыкка беренче булып үрелми.  Әгәр инде кичке сәгать 9дан соңга калса, кичке ашны аннан башка ашыйбыз. Ялкап таләпчән булганга түгел бу. Бездә кагыйдәләр шундый, – дип, Гунча  ашау-эчү тәртибе белән таныштырды.

Өстәлгә салатлар кую гадәте юк икән. Гадәттә, үзләре үстергән анар, карбыз, виноград, хөрмә кебек җимешләрне тезәләр. Милли ризыклары – пылау һәм дограма. Хуҗабикә нәкъ менә  дограма әзерләгән иде. «Пылауны ашаганыгыз бардыр, ә менә монысын юктыр әле. Сезне дә авыз иттерәсем килде», – диде хуҗабикә. Шулай ук фатирга  бишмән  исе таралган иде. Монысы – майда пешкән камыр ризыгы.

Кичке сәгать 8дә түгәрәктән уллары кайтып җитте. Һәрберебез белән кул биреп күрешеп чыктылар. Аннан инде әтиләре дә көттермәде. Ишектә кыңгырау шалтырады. Балалар барысы да  шунда таба йөгерде. Кочаклашып, бер-берсенең хәлләрен сораштылар. Иң ахырдан Гунча иренең бит очыннан үбеп, табынга дәште. Ашарга ярый! Иң беренче булып ашны Ялкапка сузды ул. Ирне беренче булып сыйлыйсы.

Нурлы Казан!

Ашап-эчкәч, гаиләнең  Татарстанга килү тарихы  турында  сораштык. Баксаң, әниләре Фидания апа Казан кызы икән. Кунакка дип килгән  төрекмән егете  Овезгельди белән танышып, шул якларга кияүгә чыккан. Аның белән ике кыз тәрбияләгән. Чит җирдә утыз ел гомер кичергән. Тик шулай да туган якка эзен суытмаган, әти-әнисе янына кайтып, хәлләрен белешеп торган. Фидания апаның  ире 19 ел элек  вафат булган.

Җан тартмаса да, кан тарта, диләрме әле?  Дөресрәге, Гунча белән Ялкап Казанга үзләре теләп түгел, мәҗбүри килә. Фидания апа 6 яшьлек оныгы Рөстәмне ияртеп, Казанга  Сабантуйга кайтып киткән. Гунчаны ире кисәтеп куйган: «Әгәр улыбыз белән берәр хәл килеп чыкса, үзең җавап бирәсең». Үч иткәндәй, шулай килеп чыга да. Бәйрәм көнне батутта сикергәндә,  Рөстәм кулын сындыра. Бу хакта  әти-әнисенә хәбәр иткәч,  алар бик  борчыла. Бер көн эчендә акчасы, билеты да табыла, виза ясатырга да җай чыга. Шулай итеп, Нурҗановлар  Казанга оча.

– Операция уңышлы узды. Иремә Казан бик ошады. «Әйдә, документларны әзерлик тә, монда күченеп килик», – дип үзе тәкъдим итте. Шулай итеп,  биредә сигез ел  яшибез инде.  Төрекмәнстанда  өебез дә, машинабыз  да бар иде.  Татарстанга килгәч, тормышны өр-яңадан башларга туры килде. Эш тә, дуслар да таптык.  Мин – хисапчы, ирем наладчик  булып эшли.  Бер оешмада хезмәт куябыз. Безгә барысы да хөрмәт белән карый. Балалар 40 нчы гимназиядә белем ала, – ди Гунча. – Әни – тормыш тоткасы. Аннан башка беркая да китеп булмый. Бөтен ирешкән уңышыбыз өчен аңа рәхмәтлебез. Без эштә булганда, балаларны мәктәпкә озата, каршы ала.

Сүз уңаеннан, Гунча белән Ялкап икесе бер сыйныфта укыган. 16 яшьтә икесендә дә тәүге сөю хисе кабынган һәм биш елдан соң гаилә корган алар. Хәзер икесенә дә – 38 яшь.

Тел яшерү

Нурҗановларда безне гаҗәпләндергән нәрсәләр дә аз булмады. Төрекмәннәрдә килен белән каената арасында сөйләшмәү гадәте бар икән. Үпкәләшүдән, бер-берсен яратмаудан түгел бу. Әнә Гунча  каенатасы Аганазар белән 15 ел аралашмый инде.  Ничек түзә диген, әмма аңа карап хөрмәте бер дә кимеми.

– Каенатаны күргәндә, яулык читен каплап, башны иеп, сәлам бирәбез. Сөйләшмичә тору өчен сабырлык кирәк, әлбәттә. Бу – хөрмәт билгесе. Алтыннан берәр эшләнмә яки кыйммәтле яулык, тукыма, савыт-саба биргән очракта гына сөйләшергә ярый. Әлегә каенатам миңа бүләк бирмәде. Хәзерге вакытта ул Төрекмәнстанда яши.  Бик әйбәт кеше. Иремнең ир туганнары янында да әдәп саклыйм.  Ирләр утырган бүлмәгә хатын-кызларга керергә ярамый.  Кирәкле әйберләрне балалар аша гына бирәбез, – дип сөйләде Гунча.

Хатын-кызга чәчне  күрсәтергә ярамый дигән таләп юк. Төрекмән хатын-кызларының күбесе яулыкны чәчне күрсәтеп бәйли.

Кагыйдәләр

Гунча балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерә. Суыткыч ишегенә балаларның  өйдә кизү тору графигы эленгән. Уллары  көн саен чиратлашып өй җыештыра, тузан сөртә, кухняда булыша. Кат-кат исләренә төшерергә кирәкми. Үзара бернинди бәхәсләр дә тумый икән. Манты, бәлеш, өчпочмакмы – уллары әниләренә барысын да ясарга булыша. Түгәрәкләрдән кайтып, өй эшләрендә булышкач,  балалар дәрес әзерләргә утыра. Аңламаган очракта гына сорыйлар. Кыскасы, әти-әни  балага ярыйм дип тырышмый. Кечкенә Ясминәнең генә мәшәкате юк.  Мультфильм карый, рәсем ясый, китаплар актара. Әнисе аңа табынга  утыру кагыйдәләрен аңлатырга тырыша.  «Кызым, ашаганда менә болай утырырга кирәк, ә баш киемен болайрак киясе», – дип әйткәләп тора. Сабый үзенчә кабатлаган була.

– Өегездә нинди таләпләр бар? – дип тә сорадык хуҗабикәдән.

– Чисталык булырга тиеш. Моны һәркем белә. Каядыр барасы булса, өйдә калган кеше, берәр нәрсәңне  онытмадыңмы, дип башкаларның исенә төшерә. Шуңа күрә бер нәрсә дә онытылмый, – ди ул.

Өйдә   төрекмәнчә генә сөйләшәләр. Тыңлаган җырлары да – үзләренеке. Балалар  туган телләрен, гореф-гадәтләрен белеп үсә.

– Олы улларыбыз төрекмәнчә яхшы сөйләшә. Кечкенәрәкләр белмәгәнне алар аңлата.  Әгәр инде шуннан соң да аңламасалар, без ярдәм итәбез. Җәйге каникулда балалар  Төрекмәнстанга әби-бабайлары янына кунакка кайта. Казандагы якшәмбе мәктәбенә йөриләр.  Телне менә шулай өйрәнәләр, – ди Ялкап.

 Туй йоласы

Төрекмәннәрдә туйлар гөрләп үтә. Кунаклар 300дән дә ким булмый. Егет калымны мулдан әзерли. Кәләшкә алтын йөзек, алка, муенса, кыйммәтле яулыклар бүләк итсә, кызның әти-әнисенә 100 мең сум акча бирә. Гадәттә,  бу акчага телевизор, кер юу машинасы, көндәлек кирәк-ярак сатып алалар.

Кәләшне «яңа килен» дип йөртәләр. Битенә милли көртә каплаган  кәләш   каената һәм каенасы белән башын иеп, өч мәртәбә исәнләшә. Кызлар   кияүгә чыкканда, милли оекбаш, ягъни төрекмәнчә машат джорап кия. Аннан аны үз кызларына дип саклыйлар.

Туй беткәч, кунаклар таралышса да, кәләш белән кияүнең дуслары, сыйныфташлары китәргә ашыкмый. Кияүнең биленә яулык бәйлиләр. Сөйгәне шул төеннәрне чишәргә тиеш. Аннан егет,  сезгә дә насыйп булсын дип, әлеге кулъяулык белән  иптәшләренә сугып чыга. Егетләр урамга чыгып, тәрәзәгә шакый. Шуннан соң кәләш тәм-том тутырылган савытны тәрәзә аша иренә суза. Ә ул башкаларга тарата.

Милли ризык

Бишме

Ярты литр  сөт, ярты литр су, тоз,  шикәр комы, бераз чүпрә кушып, камыр басарга. Шуны җәеп, ромб формасында кисеп, майда кыздырырга. Өстенә  шикәрле пудра сибеп, табынга бирергә.

Дограма

Моның өчен 1 кг он,  ярты кг ит (сөякле булса яхшы),  300 грамм суган һәм тәменчә тоз кирәк.

Суга тоз, он кушып  камыр басарга да  15–20 минут ял иттереп алырга. Камырны җәеп, өстенә май салып, 10 минутка төреп куярга кирәк. Катлы камыр килеп чыга. 1 сантиметр калынлыктагы кабартма ясап, духовкага тыгасы. Пешкәч,  аны бераз пакетка салып торасы.

Ит, бер баш туралмаган суган, борыч салып шулпа әзерлисе. Итне дә, «ипи»не дә вакларга кирәк. Шуңа  суган турыйсы. Бөтенесен бергә болгатып, өстенә шулпа өстисе.  Ризык табынга шулай бирелә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү