«ШаянТВ»да тапшырулар алып баручы Амелия: «Бер татар сүзе булса да кыстырам» 

Казан кызы Амелия Нигъмәтуллинаны «Шаян ТВ» телеканалыннан карап, ул тавышландырган мультфильм-сериаллардан ишетеп беләбез. Күптән түгел Амелия мәктәп укучыларының «Татар кызы – 2023» шәһәр бәйгесендә җиңү яулады. Журналист булам, дип тәвәкәлләгән максатчан кыз нинди уй-хыяллар белән яши икән? Без әнә шуны белештек.               

Амелия турында белешмә

– 16 яшь, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укый;

– «Шаян ТВ» каналы һәм «Балачак җыры» концертларының алып баручысы, дубляж актёры;

– 2 нче гимназиянең «Гөлкәйләр» ансамблендә җырлый, спорт белән шөгыльләнә, йөзүгә йөри.

– Өч ел элек газетага биргән әңгәмәдә журналист булырга хыялланам дигәнсең. Тиздән мәктәпне тәмамлап, олы тормышка аяк басачаксың. Теләгең үзгәрмәдеме?    

– Мин һаман да журналист булырга хыялланам. Хәзерге эшчәнлегем миңа бик ошый һәм аны дәвам итәсем килә. Кешеләр белән аралашу, яңа танышулар һәм яңа белемнәр туплаудан башка тора алмыйм.

– «Татар кызы» бәйгесендә нинди сыйфатларың сине җиңүче итте дип уйлыйсың?            

– Иң элек кешеләр йөзеңә карый. Елмаеп, балкып торсаң, игътибарны җәлеп итәсең. Шулай ук харизма, энергия җиңүгә этәрде дип саныйм. «Татар кызы» – матурлык бәйгесе генә түгел. Монда беренче чиратта татар телен, татар тарихын һәм милли гореф-гадәтләрне белү мөһим.

– Бәйгедә үзеңне тулысынча күрсәтә алдым дип саныйсыңмы?

Бер бәйге кысасында үзеңне тулысынча күрсәтеп бетереп булмыйдыр ул. Үземне 100 процентка ачылдым дип санамыйм. Әле тагын да яхшырак булдыра алам.

– Шәһәр кызы булуга карамастан, татарча камил сөйләшәсең. Хәзер яшьләр арасында бу – сирәк күренеш.    

– Мин гаиләмдә дә, дусларым белән дә татарча сөйләшәм. Гимназиядә бөтен дәресләр татар телендә алып барыла. Һәм, гомумән, минем янымда булган кешеләр бөтенесе диярлек татарча сөйләшәләр. Татарча белмәгән танышларым бик сирәк. Гадәти тормышта, урамда чит кеше миннән берәр нәрсә килеп сораса, татарча сүз кыстырмыйча, җавап кайтармыйм. Хәтта ул кеше мине аңламаса да. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга.

– Син бит әле дубляж актеры да. Геройларны тавышландыруда синең өчен иң авыры һәм иң кызыгы нәрсә?

– Җөмләләр билгеле бер вакыт аралыгына сыймаса, тизрәк әйтергә кирәк. Андый вакытларда кайбер хәрефләр «сызгыра», бу турыда онытмаска, игътибар белән тыңларга кирәк. Иң кызыгы – ул озак итеп көлү, әйтик, бик усал, йә кечкенә кырмыска кебек кычкыру. Бу эштә иң мөһиме – персонажны тою, үзеңне аның урынына куя белү, гомумән, аның тормышы белән яшәү. Шулай ук дикция, сүзләрне дөрес басым белән әйтү мөһим.
Мультфильмнар тавышландырганда күбрәк уйнарга, ә инде сериалларда чын тормыштагы кебек сөйләшергә кирәк.

– Замана татар баласы нинди ул? Аны нәрсә белән кызыктырып була?

Һәрберебез төрле, ләкин күбебез яңаны, әле билгесез булганны белергә омтыла. Шуңа үзебезне яңа өлкәләрдә сынап карыйбыз.

– Синең күзаллавыңча, нинди ул асыл татар кызы?  

Минемчә, чын татар кызы тыйнак, сәләтле, мәрхәмәтле, һәрвакыт булышырга әзер һәм позитив.

– Синеңчә, иң зур проблема нинди?

Татар телендә аралашучылар азая, тел чүпләнә, йотыла, онытыла… Шуңа бик борчылам.  Туган телебезне популярлаштырасы, үстерәсе иде. Һәркем кулыннан килгәнне эшләсә, өмет бар әле. Шул ук «Татар кызы», «Татар егете» кебек бәйгеләр дә моңа ярдәм итә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү