Кукмара районының Өркеш авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге егетләргә оекбашлар бәйли.20 хатын-кыз арасында бер ир-атлары да бар.
– Өлешчә мобилизация башлануга, егетләргә ярдәм итә башладык. Социаль челтәрләрдә «Өркеш: үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркемебез бар. Шунда язып ыкна җибәрәм, авылдашлар хәзер күтәреп ала. Инде эшләмәгән эш калмады. Җәй буе авылның ике башына җыелып маскировка челтәре үрдек. 21 маскировка челтәрен егетләргә җибәрдек, – ди изге эшне башлап йөрүче Фирая Мортазина.
Алар узган кыш та оекбаш бәйли. Ул чакта 100 парга тутырып егетләргә посылка җибәрәләр. Шуның 14 парын авылдашлары Ринат Галимҗанов бәйләп китерә.
– Без аңа бик рәхмәтлебез. Окбашларны матур җепләр белән бәйли әле ул. Ир-ат эше түгел дип тормый, тиз генә бәйли дә куя. Безгә дә бик ярдәм итә, – ди Фирая апа.
Ринатка бу шөгыльне әнисе өйрәтә. Мәктәпне тәмамлап, армия хезмәтеннән кайткач, фермада эшли әле ул. Шулвакытта кинәт авырып китә. Аңа инвалидлык бирәләр.
– 13 яшьләремдә әнидән кызыгып кулыма энә белән җеп алган идем. Шуннан бирле бәйлим. Оекбаш, башмак, бияләй, башлыклар бәйләргә яратам. Әзер эшләремне сеңелкәшләргә, абыйларга һәм туганнарга бирәм, – ди Ринат. – Егетләребез туңып йөрмәсен. Күпме кирәк дисәләр, шуның кадәр бәйләрбез. Иң мөһиме– еллар тынычлансын иде.