Татарстанда мохтаҗларга 4 тоннага якын азык-төлек җыйганнар

Казанда яшәүчеләр – 1451 килограмм.

Татарстанда 8 һәм 9 декабрь көннәрендә “Игелеклелек кәрҗине” хәйрия акциясе үткәрелгән. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, анда 4 тоннага якын продукция җыелган.
Башкалада яшәүчеләр исә 1451 килограмм продукция җыйган.

Акциядә барлыгы 240 волонтер катнашкан. Алар өлкән яшьтәге ялгызларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, күп балалы, аз керемле гаиләләргә, шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү мөмкинлекләре турында сөйләгән.

Якын араларда, тупланган продуктлардан җыелмалар булдырып, аларны мохтаҗларга тапшырачаклар.
Акция даими рәвештә уздырылып килә. Волонтерлар саклау вакыты зур булган азык-төлек: токмач, он, консервлар, чәй, печенье, кипкән җимешләр һәм башка шундый ризыклар кабул итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү