Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин халык кәсепләре турында законга кул куйган, дип яза “РИА Новости”.
Законнан күренгәнчә, хәзер оста куллы кешеләр үзмәшгульләр сыйфатында эшләргә мөмкин. Моннан тыш хакимият органнары аларга, кирәк булган очракларда, финанс, мәгълүмати-консультатив яктан, башка ысуллар белән ярдәм итүгә хокуклы булачак.
Шулай ук хәзер, закон нигезендә, сәнгати кыйммәткә ия булган халык кәсепләре эшләнмәләре үрнәкләрен теркәү, кәсепчеләр эшчәнлеге буенча сәнгать-эксперт советын булдыру билгеләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat