Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов журналистлар белән очрашу вакытында республика кырларында эшли торган техниканың 65 проценты чамасы Россиянеке һәм Белоруссиянеке булуын әйтте.
– Чит илнекеләр дә күп. Алар бик яхшы, бер начар сүз дә әйтә алмыйбыз. Җитештерү күләме буенча безнекеләр алардан калыша. Шул ук вакытта Россия заводлары да бер урында тормый, техникаларын гел яңарту өстендә эшлиләр. Татарстанда исә Мөслимнең “Агромастер”ы һәм “Казаньсельмаш” оешмасы уңышлы эшләп килә, – диде җитәкче.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat