Аюлар көне
Аю көне ел саен 13 декабрьдә Россиянең күп кенә төбәкләрендә билгеләп үтелә. Дөньяда аюларның барлыгы 7 төре генә калган, һәм алар барысы да дәүләт тарафыннан саклана. Россиядә көрән һәм ак аю яши. Ел саен 13 декабрьдә планетабызның күп кенә почмакларында Аю көне билгеләп үтелә. Бу көнне алар кышкы йокыга китә дип санала. Яз, җәй һәм көз айлары буе бу хайваннар, кышка май запасы әзерләп, актив рәвештә тукланалар. Ә хәзер, салкыннар башлангач, кышны чыгар өчен үзләренә ышык урын эзлиләр. Җылы урын эзләп тапканнан соң, аю йокыга тала, чөнки әлеге җәнлекләрнең рационының нигезен үсемлекләр тәшкил итә. Салкын кыш җитү белән аны табу шактый кыенлаша.
Британиядә беренче типография
1476 елның 13 декабрендә Уильям Кэкстон Вестминстерда үзе нигез салган типографиядә латин телендә язылган индульгенция бастыра. Соңыннан философлар әйтемнәре белән китап чыга.
Басманың өстенлеге китапларның зур тиражларын чагыштырмача тиз бастыруда тора. Китап сатучылар өчен китапларның күп санлы экземплярлары булу күпкә отышлырак булган, чөнки бу сатуны җиңеләйткән, һәм басмаларның бәясе шактый кимегән. Китаплар зур тираж белән чыгарыла башлый, бу Кэкстонның максатларының берсе була.
Беренче вертолет
Беренче уңышлы очучы вертолетны 1907 елда француз инженеры Пол Корню төзи. Вертолет «Антуанет» двигателе тарафыннан хәрәкәткә китерелә торган ике винтлы схема буенча эшли. Ул минутына 90 әйләнеш ясый. Буш аппаратның массасы 203 кг, күтәрелү авырлыгы 328 кг. Сынаулар вакытында вертолет метр ярым чамасы биеклеккә күтәрелә һәм һавада 20 секунд тора.
Беренче почта ящиклары
1848 елда Россиядә беренче почта тартмасы Санкт-Петербургта барлыкка килә. Тартмалар тактадан ясала, тимер белән тышлана һәм зәңгәр төскә буяла. Әмма аларны куллану бик уңайсыз һәм почта караклары өчен чын табыш була. Почта караклыгын булдырмас өчен, хакимият агач тартмаларны кырык килограммлы чуен тартмага алыштыра. Бары тик 1910 елда гына конструктор П. Шабаров асты механик рәвештә ачыла торган тимер почта тартмасын эшли. Без аны әлегә кадәр кулланабыз.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat