Татарстанда янгында 125 кешенең гомере өзелгән

Ел башыннан Татарстанда 4568 янгын очрагы теркәлгән. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 4 процентка кимрәк.

2022 елда 4737 булган. Аның каравы һәлак булучылар саны узган елгыдан 9 процентка арткан. Быел 125 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин сөйләде.

– Янгында җәрәхәт алучылар саны да артты. Узган ел 179 кеше зыян күргән булса, быел 182 кеше җәрәхәт алган. Янгын төп сәбәпләре булып электр җиһазларын дөрес кулланмау һәм аларның төзексезлеге, җылыткыч мичләр куллану тора, – ди Максим Трущин. – Соңгы вакытта кеше гомерләрен алып киткән янгын очраклары булды. Берсе Кукмарада. Монда җылыткыч кулланган булганнар. Икенчесе Актанышта. Ике очракта да берәр кеше һәлак булды. Янгын вакытында күп кеше ут капкан йортка бер чыккач, кире кереп чыга алмыйча кала.

Максим Трущин тагын бер кат сак булырга чакырды. Өйдәге ут чыбыклары, розеткаларны елга бер тикшерергә кирәк, диде ул. Йортларга янгын хакында хәбәр бирүче җиһаз куйдырырга киңәш итте. Әле шушы көннәрдә генә бу җиһаз хәбәр биреп, Лаеш районында 4 кешелек гаилә коткарылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү