Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ethical Drugs Ltd компаниясенең генераль директоры Мөхәммәд Рәхмәт Уллах белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда үзара файдалы элемтәләрне үстерү, булган элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Ethical Drugs компаниясенең бүген Россия базарына чыгуны һәм җитештерүне киңәйтүдә кызыксынуы билгеләп үтелде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның инвестицияләр өчен ачык булуын һәм чит ил компанияләре өчен Россия базарына керү ноктасы була алуын ассызыклады. Ethical Drugs Ltd компаниясе делегациясе Татарстанда эш сәфәрендә. Төбәктә булу кысаларында делегация әгъзалары Бердәм тәкъдир итү үзәгендә Татарстан Республикасының инвестицион, икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар, «Иннополис» МИЗның «Лаеш»индустриаль паркы мәйданчыгында булдылар. Шулай ук кунакларга ФармМедПолис медицина сәнәгать паркын тәкъдим иттеләр.
Моннан тыш, кунаклар «Зеленодольск» һәм «Чистай» алдан үсеш территорияләрендә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында булдылар.
Ethical Drugs Ltd компаниясе. (Этикал Драгс) Бангладеш базарында фармацевтика өлкәсендә лидерларның берсе булып тора, төрле авыруларны дәвалау һәм профилактикалау өчен инновацион дару препаратлары җитештерә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat