Владимир Путин халыкның мәшгульлеге турында яңа редакциядәге законга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең мәшгульлеге турында” яңа редакциядәге законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган, дип яза “Ведомости”.

Федераль закон 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә (кайбер нигезләмәләреннән тыш – болары башка вакытта гамәлгә керә).

Закон, аерым алганда, мәшгульлек өлкәсендә дәүләт ярдәме алу мөмкинлекләрен арттыра. Әйтик, эшсезләр өчен генә түгел, үзенә яраклы эш эзләү өчен теркәлүчеләргә дә социаль адаптация күздә тотыла; мобилизация яки хәрби контракт буенча хәрби хезмәтен төгәлләүчеләр, аларның гаиләләре өчен эшкә урнашуда өстенлек бирелә. “Эштән җибәрелү куркынычы янаган гражданнар” дигән яңа категория кертелә.

Эшсезләргә пособиене һәр ел саен индексацияләү, индивидуаль ярдәм планнарын булдыру карала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү