Алтай краенда кошчылык фабрикасында бер ир-ат ашлык өеме атында калып һәлак булган. Бу хакта “LENTA.RU” төбәк прокуратурасының телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, кошчылык фабрикасында механик ток машинисты булып эшләүче 49 яшьлек ир-атны ниндидер техник төзексезлек ашлык чокырындагы бик зур чанга тартып китергән. Кызганычка. табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Ул һава җитмәүдән тончыгып үлгән.
Фаҗигадән соң тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Прокуратура тикшерү башлап җибәргән.