«Туры элемтә» вакытында Россия Президенты Владимир Путин илнең икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды.
Тулаем эчке продукт үсеше ел ахырына 3,5 процент дәрәҗәсендә булыр көтелә. Владимир Путин сүзләренчә, бу – яхшы күрсәткеч.
Инфляция үсешенә килсәк, ел ахырына ул 7,5 процент булыр дип көтелә. Путин белдергәнчә, ил Хөкүмәте һәм Үзәк Банк моның өчен барысын да эшли.
Россия Президенты әйтүенчә, сәнәгать җитештерүе 3,6 процетка, эшкәртү сәнәгате 7,5 процентка үсә.
Төп капиталга инвестицияләр үсеше — 10 процент.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat