Казанда финанс, салым, казначылык органнарының уртак коллегиясе уза

Башкалада Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе уза.

Ул 2023 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2024 елга бурычларына багышлана.

Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрә. Утырышта Россия финанс министры Антон Силуанов та катнаша.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү